Питрәчтә «Без бергэ-2020» балалар иҗаты милли фестиваленең муниципаль этабы старт алды

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Быел балалар 7-12 яшьлек һәм 13-18 яшьлек ике яшь төркемендә катнаша.

Быел балалар 7-12 яшьлек һәм 13-18 яшьлек ике яшь төркемендә катнаша. Аларның эшләре берничә номинациядә бәяләнә: халык вокаль ансамбле, халык вокалы (соло), хореография, сәнгатьле уку, инструменталь ансамбль, иҗади гаилә, иҗат канатлары һәм театр иҗаты. 
Конкурста бөтен Питрәч районыннан балалар катнашты. Конкурс нәтиҗәләре берничә көннән соң игълан ителәчәк. Чара турында тулырак  мәгълүматны "Вперед "("Алга") газетасыннан укырга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International