Питрәч өченче һәм аннан соңгы бала туган өчен бер тапкыр бирелә торган түләүне ала алалар.

2020 елның 1 марты, якшәмбе

2018 елда Татарстан Республикасында туучылар санын арттыру чараларын көчәйтү максатларында, Президент Рөстәм Миңнеханов авыл җирлегендә, кимендә өч ел яшәүче һәм 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тудырган барлык яшь хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган түләүләр түләү турында Карар кабул итте.

Әйтик, әгәр беренче бала анасы 25 яшькә җитмәгән булса, беренче бала туган өчен ул 50 мең сум ала, әгәр 29 яшькә кадәрге хатын-кыз өченче бала тапса, түләү күләме 100 мең сум тәшкил итә.

Кичә кабул ителгән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, хәзер өченче бала туганда гына түгел, аннан соңгы бала туганда да акча алырга мөмкин. Бу авыл җирендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә яшәүче 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга кагыла. Шулай итеп, өченче һәм аннан соңгы бала туганда 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү бирелә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2020 елның 28 февраленә бер тапкыр бирелә торган түләүне агымдагы елда Питрәч районында беренче бала тапкан 7 хатын-кыз һәм гаиләдә өченче бала туган 2 хатын-кыз алган инде.

Белешмә

2020 елның 26 февралендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Авыл җирендә, шәһәр тибындагы поселокларда даими яшәүче хатын-кызларга, бала туганда, бер тапкыр бирелә торган түләү турында «2018 елның 9 февралендәге 67 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында» карары кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International