Оборона-массакүләм эш айлыгы кысаларында һәм Аргун ущельесында 6 ротаның һәлак булуына 20 ел тулу уңаеннан Питрәч авылында «Батырлык дәресе» узды. Аны оештыручылар - «Форпост» үзәге һәм «ТР Десантчылар берлеге» РБО. Чарада балаларга кайнар нокталарда хезмәт итү, хәрби бердәмлек һәм батырлык турында сөйләделәр. Очрашуда Питрәч районы мәктәпләреннән 350 дән артык укучы катнашты.