Питрәч РҮХдә өлкән пациентларны кабул итү өчен кабинет ачылачак

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Гериатрия кабинеты быел ук эшли башлаячак

Тиздән район үзәк хастаханәсендә өлкән яшьтәге питрәчлеләрне карау һәм консультацияләү өчен махсус кабинет барлыкка киләчәк. Моны халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Наталья Ксенофонтова раслады. 
- Мондый кабинетның барлыкка килүе, әлбәттә, өлкән яшьтәге пациентларга хезмәт күрсәтү сыйфатына уңай йогынты ясаячак. Аларга терапевтка гомуми чиратта торырга туры килмәячәк, аларның үз табибы булачак, - дип сөйләде безгә Наталья Сергеевна.
Татарстанда 2020 елда 37 гериатрик кабинет ачу планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International