2020 елның 13 мартына һава торышы фаразлары

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Начар метеорологик күренешләр: 13 мартта көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 18-23 метр (Казанда 21 метрга кадәр). 14 нче мартта төнлә республикада урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр (Казан шәһәрендә 18 метрга кадәр) көчле җил саклана.

2020 елның 12 март 18 сәгатьтән 13 март 18 сәгатькә кадәр

Аязучан болытлы һава.
Төнлә явым-төшемсез, көндез явым-төшемнәр күбесенчә яңгыр рәвешендәге.
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр, көндез 9-14 метр, көчәйгәндә 16-21 метр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә +2..+4, максималь һава температурасы көндез +6..+8.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International