2020 елның 14 мартына начар метеорологик күренешләр турында кисәтү

2020 елның 13 марты, җомга

Начар метеорологик күренешләр: 

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 14 мартта төнлә һәм иртән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.

2020 елның 13 март 18 сәгатьтән 14 март 18 сәгатькә кадәр

Аязучан болытлы һава.

Төнлә яңгыр һәм юеш кар рәвешендәге явым-төшем көтелә, көндез явым-төшемсез. 

Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә, төнлә көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр тизлектә. 

Минималь һава температурасы төнлә+ 1..+ 3. 

Көндез максималь һава температурасы+ 5..+ 7.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International