Язгы каникуллар алдыннан Питрәч районының янгын күзәтчелеге искә төшерә

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

Язгы каникуллар алдыннан Питрәч районының янгын күзәтчелеге балаларның шуклыгы кебек киң таралган янгын сәбәпләрен искә төшерә. Кызганычка каршы, балаларның ут белән уйнавы янгынга гына түгел, авыр һәм фаҗигале нәтиҗәләргә дә китерә. Ел саен Татарстан Республикасында янгыннарда унга якын бала һәлак була.

Шуңа бәйле рәвештә, ата-аналарга даими рәвештә үз балаларына ут белән шаярырга һәм шырпы белән уйнарга ярамау турында искәртергә киңәш итәбез. Иртәдән балаларга янгын-куркынычсыз тәртип тәрбияләргә. Шәхси үрнәк булып янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүнең мәҗбүрилеген күрсәтү тора. Янгын куркынычы булган предметларны, материалларны һәм җиһазларны (шырпы, зажигалка, ягулык, сыеклыклар һәм газлар, дары һ. б. лар) балалар өчен кулланырлык итеп калдырмаска.

Балалар психикасы балага стресс хәленә – янгынга тиз һәм адекват реакция ясарга мөмкинлек бирми. Еш кына янгын вакытында бала өйдән яки фатирдан чыгу юлын эзләми, ә кача һәм шул рәвешле үзен үлемгә китерә. Бу өлештә, ата-аналарга мәктәптә дәресләрдән соң һәм каникул вакытында үз балаларын карау турында кайгыртырга кирәк. Туганнарыгыз, якыннарыгыз, күршеләрегез ярдәмен кулланыгыз, тик балаларны өйдә караучысыз калдырмагыз, бу бик куркыныч. Балаларның ялын оештырыгыз, аларны төрле түгәрәкләргә яки секцияләргә языгыз, ә каникул вакытында лагерьга урнаштырыгыз.

Шул ук вакытта хәбәр итәбез, агымдагы ел башыннан Питрәч районында 10 янгын чыккан. Янгыннарның төп сәбәпләре - электр приборларын һәм мичләрне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү, шулай ук ут белән эш иткәндә саксызлык.

Шуңа бәйле рәвештә, төзек булмаган электр приборларын, җылылык җиһазларын, мичләрне эксплуатацияләүгә юл куймаска, аларны вакытында ревизия ясарга, ремонтларга яки алмаштырырга, шулай ук ут белән эш иткәндә, шул исәптән тәмәке тартканда, гадәттән тыш сак булырга һәм уяу булырга киңәш итәбез.

Шулай ук гражданнарның игътибарын янгынны иртә ачыклау җайланмасына – автоном янгын хәбәрчесенә юнәлтәбез. Бу җайланма янгынның башлангыч этабында аны ачыкларга һәм кешеләрне куркыныч турында кычкырып сигнал белән кисәтергә мөмкинлек бирә. Җайланманың бәясе 300 сумнан башлана,бәһасез тормышны саклап калуын истә тотканда, шактый арзан. Күрсәтелгән приборлар белән үз торагызны җиһазландырыгыз һәм сез үзегезне фаҗигадән иминиятләштерерсез. Хәзер автоном янгын хәбәрен Питрәчтә дә сатып алырга мөмкин.

Шулай ук үз торагын беренчел янгын сүндерү чаралары белән җиһазландырырга тәкъдим итәбез. Янгын сүндергеч башлангыч этапта янгыннарны нәтиҗәле бетерергә һәм янгын таралуга юл куймаска мөмкинлек бирә.

Спиртлы эчемлекләр кулланмагыз.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International