Питрәч районында "Созвездие-Йолдызлык" фестивале күчерелә

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Питрәч муниципаль районында "Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестивале коронавирус йогышын булдырмау өчен кабул ителгән чаралар белән бәйле рәвештә, күпкә уңайлы вакытка күчерелә.

Исегезгә төшерәбез, республикада 15 апрельгә кадәр махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде, ул массакүләм чараларны күчерүне күздә тота.

Зинһар, балаларыгызның сәламәтлеген һәм үзегезнең  сәламәтлегегезне җентекләп күзәтегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International