2020 елның 19 мартыннан Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә һәм суд приставларының район бүлекләрендә гражданнарны вакытлыча кабул итүне чикләделәр.
Идарәдә бөтен кирәкле мәгълүматны «башкарма производстволарның мәгълүматлар банкы» сервисы аша Россия ФСПХ рәсми сайтында алырга мөмкин, дип искә төшерәләр. Моннан тыш, Россия ФСПХ интернет-кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итәргә яки электрон хат язарга мөмкин.