Хөрмәтле Питрәч халкы!

2020 елның 21 марты, шимбә

60 яшьтән югары булган кешеләрнең  башкалар белән чагыштырганда,  коронавирус инфекциясен йоктыру ихтималы зуррак. Иммун системага йөкләнеш булу сәбәпле, өлкән кешеләрнең өзлегү куркынычы, шул исәптән вируслы пневмония кебек куркыныч хәлләр дә булырга мөмкин. - Шуңа күрә без әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз турында аеруча кайгыртырга тиеш. Туганнары ягыннан өлкән яшьтәге гражданнарга азык-төлек китерүдә, дарулар сатып алуда һәм коммуналь хезмәтләргә түләүдә ярдәм күрсәтелергә тиеш. ⠀

Питрәч районында инде бүген ялгыз яшәүче 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга һәм инвалидларга беренче чиратта кирәкле азык-төлек һәм дару препаратлары китерү буенча кайнар линия эшли. ⠀

Телефон: 8(84367) 30465 линиянең эш режимы: эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр .

Кадерле питрәчлеләр, зинһар, сезнең янәшәгездә өлкән һәм ялгыз кеше яшәвен беләсез икән-аңа ярдәм итегез яки кайнар линия номеры турында хәбәр итегез.

Сезне үз туганнарыгыз һәм якыннарыгыз турында аеруча кайгыртырга чакырабыз! Зинһар, сәламәт булыгыз һәм үзегезне саклагыз! ⠀

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International