Бүгенге көндә дөньяда короновирус яңа тибындагы авыруның 218 меңнән артык очрагы теркәлгән. Шуларның 147 се Россиядә һәм берсе Татарстанда. COVID-19 га кем күбрәк дучар булуы, аннан медицина битлеге коткарачакмы һәм пандемия кайчан тәмамланачагы турында "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материалында.
"Коронавирусның яңа тибына җитди карарга кирәк, ләкин паникага бирелергә кирәкми"
.jpg)
Коронавирус йогышы 1965 елдан бирле билгеле. Авыруның беренче һәм үзе зур кабынуы – кискен респиратор синдромы яки атипик пневмония-2002-2003 елда Кытайда булган. Соңрак 2012-2015 елларда дөньяда тагын бер куркыныч коронавирус – Якын Көнчыгыш респиратор синдромы теркәлгән. Ике очрак та югары үлүчәнлек белән характерланды, дип сөйләде «Татар-информ» МА корреспондентына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш инфекционисты Халит Хәертынов.
"Әлбәттә, авыручылар санына караганда, коронавирусның (COVID-2019) яңа төренә җитди карарга кирәк, ләкин шул ук вакытта паникага бирелергә ярамый. Әйе, чыннан да, Ауропа илләрендә үлем-китем югары, ләкин дөньяда авыручыларның гомуми саныннан үлем нәтиҗәләре процентына карасак, ул якынча 1-2 процент тәшкил итәчәк.%»,
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш инфекционисты Халит Хәертынов.
Хәертынов шулай ук коронавируска барыннан да бигрәк 70-80 яшьлек кешеләр дучар ителүен искәртте. Яшь кешеләр һәм балалар авыруны җиңел кичерәләр һәм, мөгаен, инфекция таратучылар булып торалар, дип өстәде, үз чиратында, ТР ССМ йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш балалар белгече Владимир Анохин.
Инфекция һава-тамчы юлы белән тапшырыла, шуңа күрә ике сәгать саен һәм дезинфекция чараларын алыштырырга кирәк булган медицина битлекләреннән баш тартырга кирәкми. Шулай ук җәмәгать урыннарында булганнан соң кулларны сабын белән җентекләп юарга кирәк, дип ассызыклады белгечләр.
«Чит илгә чыгарга кирәкми, чөнки коронавирус йогышы күп кенә илләрдә таралган, алар 100 дән артык. Бигрәк тә Европа, Италия, Испания, Франция, Германия һәм башка илләрдәге хәлләр начар»
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш инфекционисты Халит Хәертынов.
Владимир Анохин сүзләренә караганда, шулай ук төп чараларның берсе - изоляция. Ул коронавирусның яңа төре белән авыруның куркынычын киметә. Табиблар шулай ук кеше коронавирус авыруы буенча имин булмаган илләргә барса, я күптән түгел килгән туристлар белән аралашса, аңа үз хәле артыннан күзәтергә һәм ике атнага үз-үзеңне изоляцияләргә кирәк, дип искә төшерде.
"Коронавируска һәр кешегә дә анализ ясарга кирәкми»

Хәзер Татарстанда да коронавирус инфекциясенә анализны тапшырырга мөмкин, әмма аны бөтен кешегә дә эшләргә кирәкми – моның өчен билгеле бер алшартлар булырга тиеш, дип ассызыклады Халит Хәертынов.
«Әгәр кеше чит илләрдән, аерым алганда, «имин булмаган» илләрдән кайтса, йә мондый кешеләр белән элемтәдә булса, медицина хезмәткәрләрен чакырту зарур. Алар сезне карап чыгачаклар, анализлар алачаклар һәм аларны гигиена һәм эпидемиология үзәгенә җибәрәчәкләр. Нәтиҗәләр икенче көнне әзер булачак»,
Әгәр пациентның коронавирусы табылса, аны кичекмәстән махсус стериль бокска эвакуациялиләр. Моннан тыш, ул аралашкан кешеләрнең барысы да медиклар күзәтүе астында булачак.
Чит илдә булмаган, ләкин зарарлану ихтималы турында борчылучы пациентлар яшәү урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итә алалар. Дәвалаучы табиб анализ ала һәм, чыннан да, коронавирус инфекциясенә тест узарга кирәкме икән, дигән карарга килә.
"Коронавирус озакка сузылмас һәм җәй көне юкка чыгар, дигән өмет бар»

Коронавирус эссе һаваны начар кичерә, шуңа күрә белгечләр авыру очракларының апрельдән, ә тулысынча июньгә кадәр бетәр дип фаразлый.
"Фаразлау - безнең эш түгел. Беркем дә төгәл әйтә алмый , әмма, якынча, җәйгә кадәр болар барысы да тәмамланырга тиеш. Гомумән, коронавирус циркуляциясе чоры, кагыйдә буларак, апрель аенда тәмамлана. Шуңа күрә җәй көне боларның барысы да тәмамланырга тиеш дигән өмет бар", - дип фаразлады Халит Хәертынов.
Хәзер белгечләр паникага бирелмәскә һәм сыналган чыганакларга гына ышанырга киңәш итә.
