Татарстан Росреестры җир кишәрлекләре хуҗалары өчен "Кайнар линия" үткәрәчәк

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

26 мартта 8.00 дән 12.00 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җир законнарын бозу мәсьәләләре буенча «Бердәм кайнар линия көне» үткәрәчәк.

Казан халкының сорауларына (843)255-25-71 телефоны буенча дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге башлыгы Аркадий Белкин җавап бирәчәк. "Кайнар линия" телефонына шалтыратучылар җир кишәрлегеннән файдаланганда бурычлар һәм җаваплылык турында белә алалар, күршеләребез белән җир бәхәсләре булган очракта кая мөрәҗәгать итә алалар, җир законнарын бозган өчен штрафлар нинди очракларда һәм нинди күләмдә исәпләнә һ. б. лар.

Татарстан Республикасының башка шәһәр һәм районнарында яшәүчеләр өчен телефоннар идарәнең рәсми сайтында – rosreestr.tatarstan.ru Гражданнар мөрәҗәгатьләре -Кайнар линияләр бүлегендә урнаштырылган .

Шалтыратыгыз һәм сораулар бирегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International