Кадерле Питрәч халкы, өйдә калыгыз!

2020 елның 27 марты, җомга

Самоизоляция коронавирус таралуны тоткарларга һәм сәламәтлек саклау системасына йөкләнешне киметергә ярдәм итәчәк

Бөтен дөньяда хакимиятләр үз гражданнарына вакытлыча өйдә калырга тәкъдим итә. Бу бигрәк тә хроник авырулардан интегүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга кагыла.

Бөтен ил буенча коронавирус таралуга каршы тиңдәшсез чаралар кертелде.

Районда махсус эшче төркем булдырылган. Аның төп бурычы - кибетләрдәге вәзгыятьне мониторинглау. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Дамир Байгильдин сүзләренә караганда, беренче чиратта кирәкле товарлар исемлеге билгеләнгән.

- Барлык продуктлар да бар, аларга бәяләр тотрыклы. Шулай ук даруханәләрдә антисептиклар һәм битлекләр булуы тикшерелә. Әлегә монда хәл катлаулырак, алар җитми, әмма Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты әлеге товарлар безнең даруханәләрдә дә пәйда булсын өчен барлык чараларны күрә, - диде безгә Дамир Ренатович.
Коронавирус инфекциясе таралудан саклану ысулларының берсе - республикага керүче барлык гражданнарны контрольдә тоту.
- Кайбер питрәчлеләр бүген үзмаркарантинда. Аларга медицина күзәтүе һәм эчке эшләр бүлеге тарафыннан контроль алып барыла. Карантин чаралары үтәлмәгән очракта, алар административ җәзага дучар ителергә мөмкин, - дип билгеләп үтте кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Галина Игнатьева.
Алда безне бер атна яллар көтә. Бу вакытта өйдә музыка тыңлагыз, йомшак юрганнар астында рәхәтләнеп яхшы фильмнар карагыз яки кызыклы китаплар укыгыз, бүлмәдә перестановкалар ясагыз, иҗат белән шөгыльләнегез. Өйдә һәрвакыт җылы, уңайлы һәм, иң мөһиме, куркынычсыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International