Фатирда, йортта, үз-үзен изоляцияләүче затларның башка урыннарында имин булуын тәэмин итү өчен кирәк:
дымлы җыештыру эшләре көнгә 2 тапкырдан да ким булмаска тиеш. Бәдрәфкә, юыну бүлмәсенә, кухняга аерым игътибар бирергә кирәк . Җыештыруны үткәргәндә түбәндәге эзлеклелекне үтәргә кирәк: торак бүлмә - кухня - ванна - бәдрәф. Салфеткалар, чүпрәкләрне соңыннан әйбәтләп юарга кирәк. Киптереп үтүкләргә. Мөмкинлек булса, бер тапкыр кулланыла торган салфеткалардан, чүпрәкләрдән, файдаланырга кирәк.
Дезинфекция эретмәсе белән 1 тапкыр, көн азагында, өслекләрне, аларга ешрак кагылучы өслекләрне - ишек тоткаларын, краннарны, өстәлләрне, урындыкларны һ. б. юу зарур,кухня савыт-сабасын, гади юу чараларын кулланып юарга, аннан соң киптерергә кирәк. Савыт-саба машинасы кулланганда савыт-сабаны өстәмә эшкәртү таләп ителми, уборканы үткәргәннән соң кулларны антисептик белән эшкәртергә кирәк.
Кер юуны гадәти режимда, су температурасы 60 градус булганда үткәрергә кирәк.
Дезинфекция үткәрү өчен, куллану инструкциясе нигезендә, өслекләрне зарарсызландыру өчен билгеләнгән дезинфекция чараларын кулланырга кирәк.
Дезинфекция чаралары булмаганда, кием-салым өчен хлор һәм кислородлы отбелительләр кулланырга мөмкин.
Тире антисептикасы булмаганда кулларны сабынлы су белән юарга, 15-20 секунд эчендә барлык кулларны җентекләп юарга, ә аннары җылы су белән юарга кирәк.
Йорт изоляциясендәге затның йогышлы авыруы ачыкланган очракта, бинада дезинфекция эшчәнлеген башкаручы махсуслаштырылган оешма көче белән йомгаклау дезинфекциясе үткәрелә.