Татарстан Республикасында 1 коронавирус йогышының яңа очрагы теркәлгән. Авыру Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә озатылды. Нәтиҗә билгеләнгән тәртиптә расланды.
Ул Россия Федерациясе территориясендә контактта торган затлар даирәсе билгеләнде. Медицина күзәтүе өчен контактлы затларны урнаштыру буенча эш алып барыла. Аларны лаборатор тикшерү үткәрелә.
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе чит ил сәфәрләреннән кайтучы гражданнарга өйдә үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә, яшәү урыны буенча сырхауханәгә яисә 8-800-22-59-00 Бердәм кайнар линия номерына (7.30-20.00) яки тәүлек буе 231-20-70 телефонына хәбәр итәргә кирәк.
Сезгә 14 көнгә больничный лист рәсмиләштереләчәк. Үз хәлегез турында көн саен сезнең участок табибына хәбәр итүегезне сорыйбыз, симптомнар барлыкка килгәндә - поликлиникага барырга кирәкми! Табибны өйгә чакыртырга кирәк һәм әгәр сезгә госпитализация тәкъдим итәләр икән - баш тартмагыз, бу сезнең сәламәтлегегезне һәм якыннарыгызның сәламәтлеген саклау мәнфәгатьләрендә! Үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәгез!
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү зарурилыгы турында искәртә: кулларны сабын белән юарга, бигрәк тә кеше күп йөри торган урыннарында, аэропортларда һәм җәмәгать транспортының башка системаларында дезинфекция чараларын кулланырга; авызга, борынга яки күзләргә юылмаган куллар белән кагылмаска; сез кагылган өслекләрне һәм җайланмаларны (компьютер клавиатурасы, гомуми кулланылыштагы оргтехника панельләре, смартфон экраны, пультлар, ишек таткаларыһәм поручнилар) даими чистартырга.
Шулай ук имин булмаган эпидемиологик хәлдәге илләргә барудан тыелырга киңәш итәбез.
Ситуация Татарстан Республикасы территориясендә яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штаб контролендә тора.