Питрәч коррекция интернат-мәктәбе базасында яңа коронавирус йогышын булдырмау буенча чараларны тормышка ашыру кысаларында медицина битлекләрен тегү оештырылды.
Аларны үз куллары белән район мәктәпләренең технология укытучылары, шулай ук педагоглар тегәләр. Әзер продукцияне район волонтерлары, эчке эшләр бүлеге һәм үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре алачак.
«Без материал сатып алдык, кирәк булган саен битлекләрне тектереп, «Кайгырту»комплекслы үзәгенә җибәрәчәкбез. Аннан инде алар волонтерларга, полиция һәм РҮХ хезмәткәрләренә биреләчәк», - диде мәгариф бүлеге начальнигы Марина Харитонова.