4 апрельдән Питрәчтә КФҮ бары тик алдан язылу буенча гына кабул итәчәк

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

Вирус инфекцияләре таралуны минимальләштерү максатларында, Татарстан КФҮсе 4 апрельдән бары тик алдан язылу буенча гына кабул итәчәк.

Документларны тапшыру яки әзерләрен алу өчен кабул итүгә алдан язылып куярга кирәк. Моны ТР Дәүләт хезмәтләре порталында, учреждениенең рәсми сайтында, ведомство колл-үзәгенең 8(843) 222-06-20 телефоны буенча эшләргә мөмкин.

Сайланган көнне КФҮгә билгеләнгән вакыттан 10 минут алдан һәм 10 минуттан да соңга калмыйча килергә һәм алдан язылу кодын күрсәтергә киңәш ителә.
Мондый кабул итү шартлары 30 апрельгә кадәр гамәлдә булачак. Алар республикада эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә озайтылачак яки бетереләчәк.
Исегезгә төшерәбез, 30 марттан 3 апрельгә кадәр Татарстанның күп функцияле үзәкләрендә әзер документларны гына алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International