2020 елның 1 апреленә начар метеорологик күренешләр

2020 елның 31 марты, сишәмбе

Начар метеорологик күренешләр:

2020 елның 1 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:

- төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин;

көндез секундына 15-17 метрга кадәр көчле җил (Казанда секундына 15 метрга кадәр).

2020 елның 31 мартында 18 сәгатьтән 1 апрель 18 сәгатькә кадәр

Аязучан болытлы һава.

Яңгыр, юеш кар һәм кар рәвешендәге явым-төшем, көндез урыны белән.

Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, төнлә 4-9, урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр, көндез 7-12 метрга кадәр, урыны белән 15 метрга кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы -1..+1,

көндез максималь һава температурасы +2..+4.

Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International