Питрәчлеләрне үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен штрафка тарта башладылар

2020 елның 3 апреле, җомга

Сүз инде зур суммалар турында бара.

Берничә көн эчендә коронавирус, питрәчлеләр белән бәйле хәзерге вәзгыятьне кабул итү үзгәрде. Әле узган җомгада ук, эшсезлек атнасы игълан ителгәч, кешеләр беренче яз кояшыннан мәхрүм калырга ярамый дип санаган иде, әбиләре оныклары белән йөрде, малайлар футбол тубы куды, ә ата-аналар контроле һәм игътибары җитмәгән яшүсмерләр район үзәге урамнары буйлап төнге узышлар оештырдылар. 
Район территориясендә полиция һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләре рейдлар үткәрә,үз тормышларын һәм якыннарының сәламәтлеген нигезсез рәвештә куркыныч астына куйган кешеләрне ачыклый һәм җәзага тарта. 2 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен биш питрәчлегә административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән инде. Алар 15 мең сумнан алып 40 мең сумга кадәр штраф түләргә тиеш булачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, санкцияләр автомобиль руле артына утыручыларга да кагыла.
"Өйдә калыгыз! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International