Район хакимиятендә терроризмга каршы комиссия утырышы узды. Комиссия әгъзалары аерым игътибар категориясендәге затлар белән профилактик эшнең торышы һәм аны камилләштерү чаралары турында фикер алыштылар, террорчылык ягыннан саклануның билгеләнгән таләпләрен бозуларны бетерү буенча эш турында сөйләштеләр.
Беренче мәсьәлә буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча бүлегенең оператив эш буенча полиция начальнигы урынбасары Алмаз Гомәров чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, бу ел башыннан бирле район территориясендә террорчылык актлары һәм экстремистлык очракларына юл куелмаган. Җинаять эшләре кузгатылмаган, административ җаваплылыкка тартылмаган. Әмма район халкының тиз үсеше борчу тудыра.
- «Царево» һәм «Светлый»торак комплекслары тиз төзелә. Районга бик күп кеше килә, шул исәптән Россиянең башка төбәкләреннән дә, без аларны белмибез һәм күз алдына да китермибез, - диде үз чыгышында Алмаз Гомәров. Ул Богородский һәм Шигали авыл җирлекләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте.
- Сезнең көндәлек эшчәнлегегез барышында нинди дә булса мәгълүмат алсагыз, полициягә хәбәр итүегезне сорыйбыз. Без исә бу юнәлештә эшне дәвам итәчәкбез, уңай мәгълүмат һәм фактлар алганда, кешеләрне исәпкә кую буенча тиешле чаралар күрәчәкбез, - дип билгеләп үтте ул.
Виталий Ишимов, ПЦО начальнигы, җыелучыларга район объектларын террорчылыкка каршы яклану буенча тикшерү нәтиҗәләре турында сөйләде. Аерым алганда, җәмәгать фикерен гавами белдерү өчен махсус бирелгән урын – балалар шәһәрчеген тикшергәндә, номерны автоматик рәвештә билгели торган полицияне ашыгыч чакыру кнопкасы һәм стационар телефон булмау ачыкланды.
Утырышта мәгариф объектларын паспортлаштыру барышы турында да сөйләштеләр, гомуми белем бирү учреждениеләрендә профилактик эшнең торышы һәм аны камилләштерү чаралары турында сөйләштеләр, башка мәсьәләләр күтәрелде.