Коронавирус пандемиясе чорында торак биналарны дезинфекцияләү буенча тәкъдимнәр турында

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

Чисталык-сәламәтлек нигезе: коронавирус пандемиясе вакытында үзеңдә дезинфекцияне ничек дөрес итеп үткәрергә

1. Ишек тоткасы

Сабын белән юыгыз яки спирт нигезендә антисептик белән 70% тан да ким булмаган күләмдә эшкәртегез (хлорслы эремә). Кулларыгызны юып, юынып пакьләнегез! Ишек тоткаларын эшкәрткәннән соң кулларны сабын белән юыгыз.

2. Сүндергеч

Антисептиклы салфетка белән сөртегез. Әгәр йортта барысы да сәламәт икән, моны эшләү кирәк түгел. 

3. Шкаф тоткалары

Аларны сабын белән юыгыз 

4. Урындыклар

Өй җыештырганда урындыкларны сабын белән юыгыз яки антисептик салынган тукыма белән сөртегез.

5. Язма өстәл

Өй җыештырганда сабын белән юыгыз яки антисептик салынган тукыма белән сөртегез

6. Журнал өстәлләре һәм башка өслекләр (китаплар белән ачык киштәләр, комод капкачлары, тумбочкалар)

Өй җыештырганда урындыкларны сабын белән юыгыз яки антисептик салынган тукыма белән сөртегез

7. Өстәл өсте 

Көнкүреш химиясе чараларын кулланып юыгыз яки спирт нигезендә антисептик булган салфетка белән сөртегез. Өйдә барысы да сау-сәламәт булса, көненә бер тапкыр шулай эшләү дә җитә. Өйдә авыру кеше булса, ризыкны һәр кулланудан һәм кабул итүдән соң сөртегез.

8. Көнкүреш техникасы

Өйне җыештыру вакытында спирт нигезендә антисептик белән идарә итү панелен сөртегез.

9. Раковиналар

Көнкүреш химиясе чараларын кулланып юыгыз, аларны кайнар су белән яхшылап юарга кирәк. 

10. Бәдрәф кирәк-яраклары (зубные щетки, расчески һ. б.)

Өйдә авыру кеше булса, спирт нигезендә антисептиклы салфеткалар белән өстәмә эшкәртегез.

 

Шунысы мөһим: йортта яки фатирда дымлы җыештыру эшләрен, әгәр барысы да сәламәт булса, атнага ике-өч тапкыр көнкүреш химиясе чараларын кулланып үткәрергә кирәк. Йортта авыру кеше булса, дымлы җыештыру эшләрен көн саен башкарырга һәм хлор нигезендә дезинфекция чараларын кулланырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International