Питрәч районында янгынга каршы махсус режим гамәлдә, ачык ут үрчетү һәм 1-3 класслы пиротехник эшләнмәләр куллану тыела.
Бүгенге көндә Питрәч районында янгыннар белән начар хәл саклана, янгыннар саны арта, иң элек 19 янгын теркәлгән, аларның 5се-табигый (коры үсемлек һәм чүп-чар яну), узган елның шул ук чорында 16 янгын булган.
11 апрель көнне Татар Тау Иле авылында шәхси мунчада янгын чыккан, сәбәбе – мичне дөрес урнаштырмау.
Шуңа бәйле рәвештә, Питрәч районының янгын күзәтчелеге мәҗбүри янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә һәм ачык утны махсус янгынга каршы режим тәмамланганчы кулланмаска киңәш итә.
Шулай ук хәбәр итәбез, 10 апрель көнне Екатериновка авылында табигый янгын чыкты, коры үлән һәм чүп-чар янды. Җирле халык тырышлыгы белән янгын сагы бүлекчәләре килеп җитүгә кадәр торак йортларның юнәлешенә хәрәкәт итүче янгынның таралуын тоткарлый алдык.
Шуңа бәйле рәвештә, Питрәч районы халкына актив гражданлык позициясе һәм янгыннарга битараф булмаган кешеләр белән мөрәҗәгать итәбез, районның авыл җирлекләре башкарма комитетлары базасында, янгыннарны иртә ачыклау, алар турында янгын саклауга вакытында хәбәр итү, шулай ук утны сүндерү, кешеләрне эвакуацияләү һәм матди кыйммәтләрне коткару буенча көченнән килгән чаралар күрү максатыннан, торак пунктларның территорияләрен патрульлек итүче төркемнәр оештырыла. Районның янгынга каршы тотрыклылыгына һәркемнең өлеше мөмкин һәм бик мөһим.
Коры үсемлек яки чүп-чар януның шаһиты булсагыз, бу хакта янгын сакчылыгына хәбәр итегез, бу турыда сезгә кадәр кемдер эшләгәндер дип уйламагыз, янгын турында күп санлы хәбәрләр янгын часте диспетчерына булган хәлләрне аңларга һәм дөрес оператив карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирә.