Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 17 апрелендә төнлә һәм көндез көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метр, иртән һәм көндез урыны белән 23 метрга кадәр (Казанда - 15-18 м/с) көчле җил саклана.
2020 елның 16 апрелендә 18 сәгатьтән 17 апрель 18 сәгатькә кадәр
Болытлы, төнлә аязучан.
Төнлә һәм иртән яңгыр һәм юеш кар рәвешендә явым-төшем көтелә.
Көндез яңгыр.
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 8-13 метр, урыны белән көчәйгәндә 15-18 метр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә +1..+3˚;
көндез максималь һава температурасы +6..+8˚.