Метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

2020 елның 17 апреле, җомга

18 сәгатьтән. 17 апрель 18 сәгатькә кадәр. 18 апрель

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча:

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 18 апрелендә төнлә һәм көндез көчле җил :

төнлә урыны белән секундына 15-20 метр тизлектә.,

-иртән һәм көндез секундына 15-20 метр, урыны белән 23 метрга кадәр (Казанда 15-20 метр).

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Йорт диварлары янында көчле җилдән качып ятарга ярамый, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары килеп төшәргә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый. 

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып торырга ярамый. 

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International