Татарстан Радиосында үз-үзен изоляцияләү шартларында күчемсез милекне рәсмиләштерү турында Татарстан Росреестры

2020 елның 20 апреле, дүшәмбе

21 апрельдә 7.10 сәгатьтә «Татарстан Радиосы»на «Яңа көн» программасы кысаларында Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Людмила Кулагинага интервью чыгачак. Татарстан Росреестры вәкиле радиотыңлаучыларга үз-үзен изоляцияләү шартларында күчемсез милекне ничек рәсмиләштерү турында сөйләячәк. Казанда «Татарстан радиосы» 99.2 FM дулкынында эшли. Шулай ук, булган радиоэфирларның язмалары белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтында «Матбугат хезмәте - радиоэфирлар» бүлегендә, шулай ук безнең «Вконтакте»да (vk.com/rosreestr16) танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International