Питрәч районында янгынга каршы махсус режим гамәлдә булуын дәвам итә.
Бүгенге көндә Питрәч районында янгыннар белән начар хәл саклана, янгыннар саны арта бара, иң элек 21 янгын теркәлде, шуларның 11е табигый (коры үсемлек һәм чүп-чар яну).
Билгеләнгән тыюлар турында күп тапкырлар искәртүгә карамастан, профилактик тикшерүләр һәм рейдлар барышында бу тыюларны үтәмәүчеләр ачыкланды, чөнки 15 апрель көнне Олан авылында яшәүче бер ханым үзенең йорт яны участогында чүп-чар һәм коры үсемлек яндырган, шул рәвешле янгынның үз торагына гына түгел, күршеләренә дә куркыныч тудырган, шуның өчен ике мең сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылган. 10 апрель көнне Шәле авыл җирлегендә җир участогы белән эш итүче гражданин аны янучан чүп-чардан һәм коры-сарыдан чистартмады, шуңа бәйле рәвештә ике мең сумлык штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.
Шуңа бәйле рәвештә, Питрәч районының янгын күзәтчелеге гражданнардан, вазыйфаи һәм юридик затлардан янгын куркынычсызлыгының мәҗбүри таләпләрен һәм махсус янгынга каршы режим белән бәйле тыюларны үтәүне таләп итә.
Ачык ут һәм куркынычның 1-3 класслы пиротехника әйберләрен куллану тыела.
Җир кишәрлекләренә ия булучылар алар өчен даими рәвештә үлән чабып, ягулык чүп-чарыннан һәм коры үсемлекләрдән чистартып торырга тиеш.
Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозучылар гражданнарга 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 400 мең сумга кадәр штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылачак.