Хөрмәтле Питрәч районы халкы!

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасында санитар-эпидемиологик хәлнең начараюна бәйле рәвештә сезгә мөрәҗәгать итәм. Вәзгыять, чыннан да, җитди. Бүген вирусның таралу тизлеге һәрберебезнең аңына бәйле.

Мин барлык район халкыннан да билгеләнгән режимны һәм чикләү чараларын үтәвегезне - мәҗбүри тәртиптә саклану чараларын - битлек, перчаткалар киеп йөрүләрен сорыйм.

Исегезгә төшерәбез, 20 апрельдән җәмәгать урыннарына, шул исәптән кибетләргә, саклагыч битлекләрсез йөрү тыела. Зинһар, моңа бөтен җитдилеге белән карагыз. 

Бүген Татарстан Республикасы территориясендә коронавирус инфекциясенең массакүләм таралуын булдырмау өчен барлык дәрәҗәдәге хакимиятләр тарафыннан кулдан килгәннең барысын да эшләнә. Кадерле якташлар, без катлаулы вакыт кичерәбез, профилактика чаралары сезнең тарафтан кабул ителер дип өметләнәм. Уртак көч белән генә без пандемияне җиңә алачакбыз.

Паникага бирелмәгез, имеш-мимешләр таратмагыз, бары тик дөрес чыганаклардан алынган мәгълүматлардан гына файдаланыгыз.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Өйдә калыгыз!

Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International