ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы карамагындагы муниципаль районнарда 2019 ел йомгаклары буенча хокук куллану практикасы мәсьәләләре буенча гавами чара үткәрү турында

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2020 елга контрольлек итүче субъектлар белән ачык фикер алышулар үткәрү план-графигы нигезендә түбәндәге чара үткәреләчәк:

Чараның исеме: "2019 ел нәтиҗәләре буенча хокук куллану практикасы мәсьәләләре".
Чараны үткәрүче контроль-күзәтчелек органы исеме:Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы
Чараны үткәрү датасы һәм вакыты: 2020 елның 29 апреле, 10.00 сәг.
Чараны уздыру урыны: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Һ. Такташ ур., 94, 3 кат, киңәшмәләр залы
Чара уздыру ысулы: онлайн режимында киңәшмә
Чараның статусы: планлаштырылган
Чараның кыскача тасвирламасы: 2019 ел йомгаклары буенча үткәрелгән контроль чаралар нәтиҗәләре буенча кыскача мәгълүмат, контрольлек итүче субъектлар белән алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә ачыкланган хокук бозуларның сәбәпләре турында гавами фикер алышу.
Чара нәтиҗәләрен кыскача тасвирлау: чара ахырында катнашучыларга үзләрен кызыксындырган сораулар буенча тиешле консультацияләр һәм киңәшләр биреләчәк.


Халык алдында катнашу өчен теркәлергә һәм сезне кызыксындырган тематикага караган сорауларны сез 27.04.202020 гә кадәр түбәндәге электрон адреска җибәрә аласыз: Marina1.Egorova@tatar.ru/

Мәгълүматны 8(843) 278 91 93 телефоны буенча ачыкларга мөмкин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International