Янгын күзәтчелеге хәбәр итә

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

Питрәч районында янгынга каршы махсус режим гамәлдә булуын дәвам итә, янгын куркынычының югары дәрәҗәсе саклана.

Ачык ут һәм куркынычның 1-3 класслы пиротехника әйберләрен куллану тыела.

Бүгенге көндә Питрәч районында янгыннар белән хәл начар, ел башыннан 25 янгын теркәлгән, аларның 12се табигый (коры үсемлек һәм чүп-чар яну).

Җирле хакимият органнары тарафыннан янгыннар белән хәлләрнең тотрыксызлануын булдырмауга, шул исәптән Питрәч районы территорияләренә патрульлек итүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы эшләнгән һәм тормышка ашырыла.

Шул ук вакытта, билгеләнгән таләпләр турында берничә тапкыр искәртелүгә карамастан, патрульлек барышында бу таләпләрне үтәмәүчеләр ачыклана.

Тулаем алганда, янгынга каршы махсус режим эшли башлаганнан бирле 10 граждан һәм 4 вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылган.

Шуңа бәйле рәвештә, исегезгә төшерәбез, янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган шартларда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен гражданнарга 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 400 мең сумга кадәр штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International