"Бердәм Россия" ярдәм итүен дәвам итә

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

Бүген "Бердәм РОССИЯ" партиясенең Питрәч җирле бүлекчәсендә VII чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты Гаделшин Морат Әсфәндияр улыннан мохтаҗ Питрәч укучылары өчен планшетлар тапшырылды. Питрәч районы мәгариф бүлеге начальнигы М.А. Харитонова депутат ярдәмчесе Айдар Зариповтан ярдәм сорады. Ярдәм Мәгариф министрлыгы, шулай ук Стратегик инициативалар агентлыгы белән берлектә «Бердәм Россия» башлап җибәргән "өйдә ярдәм ит" акциясе кысаларында оештырылды.

Шушы көннәрдә Питрәч районының аз тәэмин ителгән гаиләләрендә тәрбияләнүче балаларга техника тапшыру булачак. Гаджет дистанцион укытуны тоткарлыксыз дәвам итү өчен билгеләнгән.

Бүген мондый ярдәм аеруча мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International