Кадерле Питрәч районы халкы!

2020 елның 1 мае, җомга

1 Май-хаклы рәвештә иҗади башлангычлар, якты өметләр һәм хезмәткә тирән хөрмәт символы булып санала торган бәйрәм. Питрәч районы һәрвакыт туган җире хакына хезмәт куючы һәм аны үстерү өчен кулдан килгәннең барын да эшләүче талантлы һәм хезмәт сөючән халык белән дан тота.

Безнең уртак омтылышыбыз балалар, оныклар, якын кешеләр өчен иң яхшы тормыш белән тәэмин итү, тыныч һәм тату яшәү безнең гаиләләр иминлеге өчен ышанычлы нигез булып тора. Уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә без барлык яхшы башлангычларны да тормышка ашыра алырбыз дип ышанам.

Һәр йортта нык сәламәтлек, иминлек, язгы кәеф телим. Бу катлаулы чорда, зинһар, бу көннәрдә өйдә калыгыз. Үзегезне саклагыз! Оптимизм һәм яхшыга ышаныч безне беркайчан да ташламасын!

Хөрмәт белән, Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International