Начар метеорологик күренешләр-2020 елның 6 маенда көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көньяк-көнчыгыштан, көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитәргә мөмкин.
2020 елның 5 май 18 сәгатьтән 6 май 18 сәгатькә кадәр
Алмашынучан болытлы һава.
Явым-төшемсез.
Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан секундына 5-10 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 15-17 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә +11..+13˚.
Көндез максималь һава температурасы +22..+24˚.