Питрәч районының иң заманча мәктәбе нинди?

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

Царево торак комплексында күппрофильле лицей әзер диярлек. Инде китапханә дәреслекләр белән комплектланган, укытучылар үз кабинетларын әзерлиләр, кирәкле һәм заманча оргтехника урнаштырыла.

- Эшләр күп иде, әмма без уңышлы гына башкарып чыктык, - дип сөйли прораб Фәнис Миннегалимов. - Футбол стадионын төзекләндерүдә соңгы штрихлар – резин каплау эшләре бара. Сүз уңаенда, ясалма Бельгия газоны кулланыла, ә йөгерү юлы өчен Чехия производствосының резин катламы кулланыла. Шулай ук хоккей мәйданчыгы монтажланган һәм хәзерге вакытта баскетбол һәм волейбол мәйданчыкларын төзекләндерү эшләре тәмамланып килә.

Хәзер объектта йомгаклау тикшерүе бара, эшчеләр зур булмаган кисәтүләрне төзәтә. Ачылу август ахырында республиканың беренче затлары катнашында планлаштырыла.

- Без 520 укучыны укырга алдык инде, шуларның 140 беренче сыйныф укучысы, - ди лицей директоры Ревгать Тибаев. - Мәктәп 1224 балага исәпләнгән,шуңа күрә барлык теләүчеләр дә гариза бирә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International