Бөек Ватан сугышы ветераны Нина Никифоровнага Куприяновоига 99 яшь тулды

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе

Туган көне белән аны район башлыгы Илһам Кашапов котлады.

Котлауларга районның мәдәният, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре һәм яшь армиячеләр дә кушылды.
Куприянова Нина Никифоровна - Бөек Ватан сугышы ветераны, 1921 елның 15 декабрендә ТАССРның Тәтеш районы Кызыл Поле авылында укытучылар гаиләсендә туа. Башлангыч мәктәпне тәмамлый, 5-8 сыйныфтан башлап Буа шәһәрендә Луначарский исемендәге урта мәктәптә укый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң ТАССРның Тархан районы Жуково авылында башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. 1939 елда сентябрь аенда физика-математика факультетына укырга керә. 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана, шуның аркасында укуны туктатырга туры килә. 1942 елның апрелендә хәрби комиссариатка гариза бирә һәм шул ук елның 9 апрелендә үз теләге белән фронтка китә.

Нина Никифоровнаны беренче Зенит-прожектор полкына бүләләр, элемтәче була. 1945 елның августына кадәр хезмәт итә, демобилизацияләнә һәм Казан юридик мәктәбенә укырга керә. 1969 елда Питрәчкә күчеп килә.

1969 елның августыннан 1975 елның августына кадәр Питрәчтә адвокат булып эшли. 1981 елда пенсиягә чыга. «1941-1945 еллар фронтовигы» билгесе, Георгий Жуков исемендәге, «СССР Кораллы көчләренең 70 еллыгы»медале белән бүләкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International