Спорт клубында тәрбияләнүчеләр белән Tatfight чемпионы Ленар Сөләйманов очрашты.
Ленар Сөләймановка 25 яшь. Ул - ММА буенча спорт мастеры. Аның исәбендә " Җиңелмәс держава" ММА буенча мастер-турниры 1 урын (Тольятти шәһәре, 2019 ел), "Хәтер Кубогы" программасы буенча Бөтенроссия турниры (2019 ел), самбо буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм беренчелеге (2018 ел).
Питрәчтә Tatfight чемпион ММА юнәлеше буенча шөгыльләнүче «Крепость» спорт клубында тәрбияләнүчеләр белән очрашты. Күнегүләр 2 сәгать дәвам итте. Көрәш, сугу техникасы һәм физик әзерлек принциплары эшләнде.
Иң ачык тренировкада район башлыгы Илһам Кашапов та катнашты.
"Менә дигән тренировка булды. Очрашу үзе бик файдалы, бигрәк тә биредә шөгыльләнүче балалар өчен», - дип билгеләп үтте Илһам Миңнеханович.