Аңа кунакка Кыш бабай белән Кар Кызы һәм район башлыгы Илһам Кашапов килде.
6 яшьлек Аня Шәрәпова теләге язылган карточканы Илһам Миңнехан улы Республика чыршысыннан алды. Кыз "Салкын йөрәк" мультфильмыннан Эльза курчагын сораган.
Бүген аның теләге тормышка ашты.
- Мин бу мультфильмны күп тапкыр карадым инде. Эльза бик ошый. Күлмәге бик матур. Ә тагын аның дусты Олуф бар! - дип Анюта кунакларга сөйләде.
Аня Шәрәпова - мөмкинлекләре чикләнгән бала. Ул иҗат белән актив шөгыльләнә: рәсем, кул эшләре ясый. Шараповлар гаиләсенең йортында мәче, эт, попугай яши. Анютаның кырмыска фермасы бар, Аңа һәр эштә әнисе Елена булыша.
- Без бу акция турында интернеттан белдек һәм хат язарга булдык. Кызымның мавыгулары бик күп. Балалар кебек үк мультфильмнар да ярата - дип уртаклашты Елена Геннадьевна.