"Мир" картасына күчү Россия Банкы тарафыннан 2021 елның 1 июленә кадәр озайтылды

2020 елның 25 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Питрәч районындагы ПФР идарәсе хәбәр иткәнчә, Россия Банкы, килеп туган эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, «Мир» Милли түләү системасы карталарына пенсияләрне һәм башка социаль түләүләрне мәҗбүри күчерү срогы 2021 елның 1 июленә кадәр озайтылды.

Исегезгә төшерәбез, бу таләп пенсия һәм башка социаль түләүләр алучы гражданнарга гына кагыла.

Бу таләп почта элемтәсе бүлекләре аша, пенсияләр китерү белән шөгыльләнүче башка оешмалар аша, кредит оешмаларында счетларга (кертемгә), ягъни банк картасыннан башка түләүләргә кагылмый. Алар өчен берни дә үзгәрмәячәк, пенсияләр элеккеге кебек үк схема буенча биреләчәк.

ПФРга счетның яңа реквизитларын РПФ сайтында һәм дәүләт хезмәтләре порталында «гражданинның Шәхси кабинеты» аша, шулай ук КФҮ яки ПФР территориаль органында гариза биреп, пенсияне электрон рәвештә китерү ысулын сайлау яки аны үзгәртү аша тапшырырга мөмкин.

 

ТР Питрәч районындагы РПФ идарәсенең клиентлар хезмәте 8(84367)30478, 30481

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International