Начар метеорологик күренешләр-2020 елның 30 декабрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.
29 декабрь 18 сәгатьтән 30 декабрь 18 сәгатькә кадәр
Аязучан болытлы һава.
Төнлә явым - төшемсез, көндез урыны белән бераз кар.
Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.
Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан секундына 2-7 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 11 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә, иртән -18..-20, аязган вакытта -23, көндез максималь һава температурасы -9..-11˚.
Юлларда бозлавык.