Яңа ел алдыннан Питрәч районында яңа клуб ачылды

2020 елның 29 декабре, сишәмбе

Бу «Мәдәният» илкүләм проекты ярдәмендә мөмкин булды.

Күп функцияле үәшк төзелешенә якынча 12 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Аны буяу, штукатурлау, урам коймаларын урнаштыру, шулай ук клуб территориясен яшелләндерүгә юнәлдерделәр.
Клуб 100 урынга исәпләнгән. Аның мәйданы 300 квадрат метрдан артык. Бер түбә астында авыл мәдәният йорты, китапханә, авыл советы һәм фельдшер-акушерлык пункты урнашкан.
Яңа сәхнәдә районның иҗат коллективлары зур булмаган концерт программасы оештырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International