Начар метеорологик күренешләр - 2021 елның 12 гыйнварында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан.
2021 елның 11 гыйнвар 18 сәгатьтән 12 гыйнвар 18 сәгатькә кадәр
Аязучан болытлы һава.
Урыны белән бераз кар.
Төнлә һәм иртән урыны белән томан, туңык.
Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан секундына 3-8 метр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -23..-25, аязган вакытта -28.
Көндез максималь һава температурасы -21..-23˚.
Юлларда бозлавык.