Хөрмәтле Питрәч районы прокуратурасы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Сезнең хезмәт оешкан көннән бирле законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуда үзенең аерым билгеләнешен раслый. Сезнең сафларда югары квалификацияле юристлар, үз эшенең осталары хезмәт итә. Алар өчен бурыч, намус һәм гаделлек-сүз генә түгел,ә тормыш мәгънәсе.
Чөнки сезнең хезмәтегезгә күбесенчә кешеләрнең законга ышануы бәйле. Сез халыкның хокукый культурасын формалаштырасыз. Ышанам ки, киләчәктә дә дәүләт һәм шәхсән безнең районның һәр кешесе мәнфәгатьләрен намус белән яклаячаксыз.
Прокуратура хезмәткәрләренең яңа буынына лаеклы өлеш керткән һәм тупланган тәҗрибәсен тапшырган хезмәт ветераннарына рәхмәтемне җиткерәм.
Сезгә бәхет, сәламәтлек, иминлек, алга таба уңышлар һәм эшләрендә яңа казанышлар, иң катлаулы һөнәри бурычларны хәл итүдә энергия һәм оптимизм телим!