2021 елның 14 гыйнварына һава торышы фаразы

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән начар метеорологик күренешләр көтелә: 13 гыйнварда кичен һәм 14 гыйнварда төнлә томан, иртән - 14 гыйнварда көндез 15 гыйнварда төнлә кар, буран, күз күреме 500-1000 метрга кадәр начараю белән, көньяк-көнчыгыш җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр, юлларда кар көртләре.

2021 елның 13 гыйнвар 18 сәгатьтән 14 гыйнвар 18 сәгатькә кадәр

Болытлы, төнлә аязучан.

Төнлә урыны белән бераз кар, томан.

Иртән һәм көндез көчле кар, буран.

Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр, көчәйгәндә секундына 14 метрга кадәр, иртән һәм көндез
16 метрга кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы -26..-28, аязган вакытта -31,

иртән -16..-18˚.

Көндез максималь һава температурасы -10..-12˚.

Юлларда бозлавык, көндез кар көртләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International