Татарстанда һава шартларының начараюы сәбәпле, муниципальара автобуслар һәм йөк транспорты федераль һәм төбәк әһәмиятендәге юллар буенча хәрәкәт ябыла.
14 гыйнварда 14: 00 сәгатьтә автобуслар хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелде, 16:00 сәгатьтә – йөк транспорты.
Хәзерге вакытта төбәк әһәмиятендәге юлларга 433 берәмлек кар чистарту техникасы хезмәт күрсәтә.
Синоптикларның фаразлары буенча 14 һәм 15 гыйнварда республикада һава торышы начарлану көтелә: буран, кар, җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин, юлларда бозлавык һәм кар көртләре булырга мөмкин.