Богородск авыл җирлеге территориясендә элеккечә үк төзелеш темпы югары. 2020 елда 30 күп фатирлы торак йорт файдалануга тапшырылган.
Гражданнар җыенында хакимият вәкилләренә һәм җирлек башлыгына 20гә якын сорау бирделәр. Алар кар чистарту, яктылык урнаштыру, юлларны ремонтлау, мәктәп һәм балалар бакчалары төзү кебек мәсьәләләр иде. Язын юлларны карау-тикшерү өчен махсус комиссия чыгачак.
Көек һәм Богородск авылларында яшәүчеләрне барыннан да бигрәк балалар бакчалары төзелерме, дигән сорау борчый. Быел Богородскта (120 урынлык) һәм Көектә (240 урынлык) мәктәпкәчә учреждениеләр төзелә башлаячак. Шулай ук Богородск-Көек автоюлы төзелеше башланачак, дип билгеләп үтелде. Февраль аенда бу уңайдан халык тыңлаулары узачак. Көектә мәктәп төзү мәсьәләсе буенча РФ Хөкүмәте рәисе исеменә ТР Президенты исеменнән мөрәҗәгать җибәрелгән.
Беренче Май авылында мәчетле булырга телиләр. Район башлыгы Илһам Кашапов билгеләп үткәнчә, бу яхшы ният, һәм ул кайчан да булса тормышка ашырылачак.
«Ромашка» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтендәге юлларга ремонт таләп ителә, ә Беренче Май һәм Камыш авыллары халкын яктылык мәсьәләсе борчый. Шулай ук юлларның кайбер участокларында ясалма тигезсезлекләр урнаштыру тәкъдим ителде.