Янсуар авыл җирлегендә халыкның хисап җыелышы узды

2021 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

Янсуар авыл җирлегендә халык шәхси ярдәмче хуҗалыклар белән шөгыльләнә. 210 хуҗалык бар, аларда 94 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән сыерлар, 75 кәҗә, 75 умарта исәпләнә. Территориядә крестьян-фермер хуҗалыклары да бар. «Агроторгсервис» ҖЧҖ авыл хуҗалыгы берләшмәсе уңышлы эшли, аның 700 гектар чәчүлек мәйданы һәм 200 баш сыеры бар.
Җирлекне төзекләндерүдә халык үзе дә актив катнаша. Биредә территорияне чистартуга һәм җыештыруга зур игътибар бирелә. Ташландык участокларның милекчеләренә карата административ-техник комиссия тарафыннан 17 беркетмә төзелгән.
2021 елда халык үзара салым программасында катнашу турында карар кабул итте. Бу акчаларга урамнарны яктырту, поселок эчендәге юлларны ремонтлау планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International