Бүләкләү ТР Төзелеш министрлыгының йомгаклау коллегиясендә узды.
Югары җитештерү казанышлары һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Питрәч районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдинов Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Рамил Рәшит улын котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!