Юбилярны авыл җирлеге башлыгы котлады.
Питрәч районы Иске Йорт авылында гомер итүче Сәйфетдинова Зәйнәпбикә Якуп кызына бүген 90 яшь тулды.
Шул уңайдан аны Чыты авыл җирлеге башлыгы Самат Фәйзрахманов каршы алды. Ул юбилярга нык сәламәтлек теләде һәм район башлыгы Илһам Кашапов исеменнән котлау открыткасы һәм бүләкләр тапшырды.