Бу хакта ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин хәбәр итте.
Татарстанда ЕГРНда күчемсез милеккә хокукны теркәү өчен 350 сум күләмендә дәүләт пошлинасын гамәлдән чыгардылар.
"Элек барлыкка килгән хокукларны теркәү буенча дәүләт пошлинасын гамәлдән чыгару турындагы инициативабыз Россия Финанс министрлыгы тарафыннан хупланды. Салым кодексына тиешле үзгәрешләр кертелде", - дип хәбәр итте спикер.
Аның сүзләренә караганда, инициатива узган елның 29 декабреннән гамәлгә керде.
Министр аңлатканча, бу яңалык күчемсез милеккә кагыла, алар 1997 елга кадәр, торак йортка гомуми документ бирелгән вакытта теркәлгән.