Визитның максаты - район территориясендә җир һәм күчемсез милек турында бердәм мәгълүмати ресурс проектын тормышка ашыру.
Татарстан Җир һәм күчемсез милек турында Бердәм мәгълүмат ресурсын булдыру буенча пилот проект гамәлгә ашырылачак Россиянең дүрт регионыннан берсе булды. Питрәч районы ЕИР булдыру буенча 6 пилот районның берсе булды.
Җир һәм күчемсез милек турындагы бердәм мәгълүмати ресурсның эше төрле дәүләт ресурсларында: күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында, бердәм электрон картографик нигездә, пространство мәгълүматларының федераль фондында, космостан Җирне дистанцион зондлау мәгълүматлары фондында, дәүләт адреслы реестрында һ. б. булган объектлар турындагы мәгълүматларны җыю һәм чагыштырудан гыйбарәт булачак.
Бу проект безнең район өчен дә, тулаем республика өчен дә бик мөһим. Ул файдаланылмый торган җир объектларын әйләнешкә кертергә, шулай ук Җир һәм милек турындагы белешмәләрнең дөреслеген һәм тулылыгын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Шул рәвешле, бу идарә итү мөмкинлекләренең яңа дәрәҗәсенә күчәргә ярдәм итәчәк. Җир-милек мөнәсәбәтләренә кагылышлы күп кенә мәсьәләләр тизрәк һәм нәтиҗәлерәк хәл ителәчәк, - дип сөйләде район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Эдуард Штейн.

