Шәле авылында «Татар малае-2021» бәйгесе узды

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

Әлеге бәйге татар телен саклауга һәм туган телне үстерүгә юнәлдерелгән.

Питрәч районы Шәле авылының “Тургай” балалар бакчасында “Татар малае-2021” бәйгесенең сайлап алу туры үтте. Әлеге бәйге Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы белән берлектә үтә.
Бу көнне балалар бакчасына йөрүче алты малай үз талантларын, җыр-биюгә осталыкларын күрсәттеләр, тырыш, уңган малай булуларын расладылар.
Бәйге нәтиҗәләлре буенча, гран-прига Әмир Исламов лаек булды. Ул әлеге бәйгенең район этабында көч сынашачак.
Барлык катнашучыларга да истәлекле дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International